Татарстан халкының май аенда авансы гадәттәгедән кимрәк булачак
Бу ай башындагы озын ял көннәре белән бәйле. «Татар-информ» материалында моның сәбәбе аңлатыла
Хезмәткәрләр ала торган аванс һәм эш хакы айда эшләгән көннәр санына карап исәпләнә. Димәк, аванс айның 1-15 числосында эшләгән көннәр өчен, ә калган өлеше хезмәт хакы рәвешендә түләнә.
1 майдан 15 майга кадәр татарстанлылар нибары җиде көн эшләячәк, калган 11 эш көне айның икенче яртысына туры килә. Башкача әйткәндә, майның беренче яртысында Татарстан халкының эш көннәре айның икенче өлешенә караганда 1,5 тапкыр кимрәк булачак. Шул сәбәпле, аванс күләме дә азрак була.
Конкрет мисалда карыйк. Әйтик, хезмәткәр аена 50 мең сум ала, ди. Димәк, май аенда бер эш көне бәясе 2777,78 сумга тигез. Айның беренче яртысында җиде эш көне булудан чыгып, аванс күләме, оешмада аванс һәм хезмәт хакы 50/50 нисбәтендә түләнгән очракта, 19444,46 сум тәшкил итәчәк. Әгәр учреждениедә исәп-хисап 40/60 нисбәтеннән чыгып башкарылса, аванс күләме тагын да азрак була.
Әмма кечкенә күләмдәге аванс хезмәт хакының гомуми суммасына йогынты ясамаячак, чөнки аның икенче өлеше гадәттәгедән зуррак булачак.
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев