Татарстан шәхси беренчелегенә бадминтон буенча ярышлар узды
11нче февраль көнне Әлмәт шәһәрендә Татарстан шәхси беренчелегенә көньяк-көнчыгыш лигасы бадминтон буенча ярышлар узды. Бәйгедә республиканың 9 районыннан 110 спортчы катнашты. Мөслимнән бу ярышка спорт мәктәбендә шөгыльләнүче бадминтончылар барды.
2000-2003 елгы егетләр арасында Ханов Рүзәл беренче урынны яулады; Шәрәфетдинов Булат икенче урында. Кызлар арсында Ахатова Инзилә өченче урында.
2004-2007 елгы егетләр арасында Шайхуллин Нурислам беренче урынны яулады; Фархутдинов Ислам икенче урынны. Кызлар арасында Шайхулуллина Алия өченче урынны алды.
2008елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Ханов Ринас, ә кызлар арасында Хабибуллина Фатыйма беренче урынны яуладылар.
Тренерлары - Инсаф Ханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев