Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан районнары буенча “Бердәм Россия” берләштерә” автобус марафоны эшли башлады. Кичә әлеге марафон Мөслимгә килде

Очрашуда катнашучы спикерлар соңгы биш елда Татарстанда һәм Мөслим районында башкарылган эшләр һәм РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүче гражданнарга күрсәтелүче ярдәм чаралары хакында сөйләделәр

Татарстан районнары буенча “Бердәм Россия” берләштерә” автобус марафоны эшли башлады. Кичә әлеге марафон Мөслимгә килде.

Район мәдәният йортында узган очрашуда җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына кандидат Марат Бариев, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, 39 бермандатлы Азнакай округы буенча депутатлыкка кандидат Алмаз Фәритов һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты.

“Татарстан – казанышлар республикасы” исемле әңгәмә-очрашуны “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов алып барды.

Очрашуда катнашучы спикерлар соңгы биш елда Татарстанда һәм Мөслим районында башкарылган эшләр һәм РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүче гражданнарга күрсәтелүче ярдәм чаралары хакында сөйләделәр.

Мөслимлеләр шулай ук үзләренең фикер-тәкъдимнәрен дә җиткерделәр. Сораулар арасында Ык елгасы аша узучы күперне төзекләндерү һәм аграр техникум укучылары өчен тулай торак төзү мәсьәләсе дә бар иде.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев