Татарстан Президенты чираттагы ялда
ТР Президенты матбугат хезмәте Президент вазифалары кемгә йөкләнгәнен тәгаенли
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы ялда.
Ял 2016 елның 28 мартыннан 2 апреленә кадәр дәвам итә.
Татарстан Республикасы Конституциясенең 98 нче маддәсе нигезендә, ял чорына Татарстан Республикасы Президенты вазифалары Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковка йөкләнә. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нет комментариев