Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мәктәпләре балаларны 1 сентябрьдә кабул итәргә әзер

Татарстанда 1404 белем бирү оешмасы эшли, бу уку елында укучылар саны 450 меңнән артык кеше тәшкил итәчәк, беренче сыйныфка 56 меңнән артык бала барачак.

Бу хакта бүген узган киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов хәбәр итте.

"Беренче чиратта мәгариф учреждениеләренә янгын куркынычсызлыгы, террорчылыкка каршы якланганлык һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә игътибар итәргә кирәк. Бүгенге көндә республиканың барлык мәктәпләре дә автоматик янгын саклау системалары белән җиһазландырылган. Шул ук вакытта бу системалар төзек булмаган учреждениеләр дә бар. Бу һәм башка кисәтүләрне уку елы башланганчы бетерергә кирәк", - диде ул.

Азат Шәрәпов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта полициянең ашыгыч чакыру кнопкасы белән 98% мәктәп, видеокүзәтү системалары белән — 75%, керү контроле системалары белән — 43%, сак сигнализациясе белән 54% тәэмин ителгән. Агымдагы елда видеокүзәтү системалары белән тагын алты мәктәп җиһазландырылачак.

"Яңа уку елында 1038 гомуми белем бирү оешмасы 20 меңгә якын укучыны йөртәчәк. Гомумән алганда, Татарстан мәктәпләре 1 сентябрьгә әзерлекнең югары дәрәҗәсендә", - дип билгеләп үтте Азат Шәрәпов.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/20-08-2020/minobr-rt-shkoly-tatarstana-gotovy-prinyat-detey-1-sentyabrya-5765053

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев