Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан халкы ришвәтне азрак бирә башлаган

Әмма коррупциягә каршы көрәштә республикада яшәүчеләрнең актив булмавы комачаулый.


( "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстанлылар коррупцион хокук бозуларга сирәк юл куя башлады. Әмма коррупциягә каршы уңышлы көрәштә республикада яшәүчеләрнең гражданлык активлыгы җитмәве комачаулый.

Бу хакта бүген Татарстан Социаль-иктисадый мониторинг комитетының Татарстанстат белән бергә уртак коллегиясе утырышында әйтелде. Чарада Татарстан Премьер-министры вазифасын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин да булды.

Совместная коллегия Комитета РТ по социально-экономическому мониторингу и Татарстанстата

Республиканың төп статистика ведомстволары эше турында хисаптан тыш, җәмгыятьнең төрле өлкәләрендәге яңа мәгълүматлар турында да җиткерделәр.

"Узган ел федераль статистика белән җитди үзгәрешләр булды. 2017 елда мониторинг системасын камилләштерергә тырыштык. Республикада эшли торган система хакимият органнары эшен даими мониторингларга һәм игътибар таләп иткән зоналарны билгеләргә ярдәм итә", - диде Татарстан Социаль-иктисадый мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандилов.

Ведомствоның социаль, демографик һәм икътисадый процессларны, экологик проблемаларны күзәтү мөмкинлеге бирә торган механизмы бар, диде ул.

Совместная коллегия Комитета РТ по социально-экономическому мониторингу и Татарстанстата

"Президент указларының барлык юнәлешләр буенча үтәлү вәзгыяте аларның нәтиҗәлелеген дәлилли. Шулай ук без коррупциягә каршы мониторинг белән шөгыльләнәбез", - диде Кандилов.

Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина да аның белән килеште. "Узган ел республика органары киңкүләмле тикшеренүләрнең йомгаклау күрсәткечләрен алды. Алар арасында - авыл хуҗалыгы санын алу, кече һәм урта бизнес эшен күзәтү һәм социаль-демографик вәзгыять, бу күрсәткечләр хакимияткә халыкның яшәү сыйфатын күтәрү мөмкинлеге бирә", - дип билгеләп үтте республиканың баш статисты.

Совместная коллегия Комитета РТ по социально-экономическому мониторингу и Татарстанстата

Узган ел шулай ук татарстанлыларның социаль тормышын тикшеренүләр узды. Татарстанлыларның 81 проценты дәүләт хезмәтләрен алу өчен Интернеттан файдалануы ачыкланды. Татарстанстат республикада туучылар санын да тикшерде.

"2017 елның гыйнварыннан алып декабрьгә кадәр тууычылар саны 7,7 мең кешегә кимеде. Шул ук вакытта Татарстанның Идел буе округында халык саны арту буенча бердәнбер төбәк булуы теркәлгән", - дип сөйләде Татарстан Социаль-икътисадый мониторинг комитетының мәгълүмати-аналитика бүлеге җитәкчесе Эльвира Юрасова.

Моннан тыш, 2017 елда ведомство Татарстанның коррупциягә каршы мониторингын үткәрде. Аның нәтиҗәләре республикада яшәүчеләр арасында коррупция кимүен күрсәтте. Иң яхшы нәтиҗәләр мәгълүмат технологияләре һәм автоматлаштыру өлкәсендә булуы ачыкланды, диде белгеч.

Совместная коллегия Комитета РТ по социально-экономическому мониторингу и Татарстанстата

"Коррупция һәм кешеләр тормышына аның йогынтысы төп проблемалар рейтингында 13нче урынны били", - дип билгеләп үтте Эльвира Юрасова.
Әмма бу өлкәдә уңай яка үзгәрешләр турында әйтергә иртәрәк, дип саный статист.

Утырыш азагында Татарстан Премьер-министры вазифасын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин чыгыш ясады. Ул республика статистика органнарының эше җайга салынган булуын билгеләп үтте.

"Бүген статистика - дәүләт идарәсенең мөһим элементы. 2018 елда сезнең алдыгызда яңа бурычлар куелды. Бу Бөтенроссия халык санын алу, республиканың икътисадиый күрсәткечләрен даими күзәтеп бару һ.б.", - диде ул һәм ведомство хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев