Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан даруханәләрендә ажиотаж кими

Моннан тыш, Галимова татарстанлыларга үз-үзен дәвалау белән шөгыльләнмәскә, даруларны сатып алырга һәм аларны профилактик максатларда кулланырга кирәклеген искә төшерде

Татарстан даруханәләрендә ажиотаж кими. Бу хакта ТР Министрлар кабинетында узган атналык брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, медицина учреждениеләрен һәм даруханә челтәрләрен дару белән тәэмин итү мәсьәләсе бүгенге көнгә кадәр ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси контролендә тора. Күптән түгел узган утырышта Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб республиканың барлык районнарын конкрет препаратларны рецептур рәвештә бирүне үтәргә чакырды.
Моннан тыш, Галимова татарстанлыларга үз-үзен дәвалау белән шөгыльләнмәскә, даруларны сатып алырга һәм аларны профилактик максатларда кулланырга кирәклеген искә төшерде. Медицина учреждениеләрендә коронавирусны дәвалау өчен дару препаратлары бар, дип өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев