Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан данын яклап

Бәйгенең район, зона һәм республика турларында уңышлы чыгыш ясаган егет-кызлар шундый дәрәҗәле бәйгедә Татарстан данын яклау өчен ныклап әзерләнде.

Озын җәй дәвамында күнегүләргә җыелмаган көннәре булды микән? Лицейның спорт мәйданчыкларында да, “Яшьлек” спорт комплексында да аз тир түкмәде алар. Август ахырларында спорт комплексында шөгыльләнүләрен үземә дә күрергә туры килде. Билләренә парашют бәйләп йөгерүне әле күргән, ишеткән юк иде. Парашютның нинди максатта кулланылуын чамалап алсам да, тренерларыннан сорыйсы иттем. 
– Күнегүләр вакытында мондый “нагрузкалар”ны, гадәттә, профессионал спортчылар гына куллана. Без дә балаларның йөгерү тизлеген арттыру өчен өстәмә авырлык кулланырга булдык. Ул ярышлар вакытында күрсәткечләрне яхшыртырга ярдәм итә, – дигән иде Фасыйл Арсланов. 
Илназ Нуруллин, Рәфгать Әхмәдиев, Денис Петров, Динар Кондратьев, Алия Хәйруллина, Аиша Габдрахманова, Лилия Якупова һәм Айсылу Гарифуллинадан торган команда, хактан да, күп төрле ярыш (многоборье) буенча яхшы нәтиҗә күрсәткән. Турникта күтәрелү, отжимание, урыннан ераклыкка сикерү, 60 метрга йөгерү кебек спорт төрләреннән зачет тапшырып, 80нән артык команда арасында дүртенче урынны яулаганнар. Почет пьедесталының өченче баскычына күтәрелү өчен нибары 19 очко гына җитмәгән. Иҗади конкурста – унберенче, эстафета йөгерүендә егерменче урынны алганнар. Моннан тыш зачетка кермәгән спорт төрләре – баскетбол, футбол, йөзү һәм шахмат буенча да көч сынашырга туры килгән. 
– Анапада нәтиҗәләр мондагыдан күпкә яхшырак булды. Һәрберебез диярлек шәхси рекорд куйды, – Алия Хәйруллина. 
Команданы спорт киемнәре белән тәэмин итүдә, республика ярышларына һәм финал турына җибәрүдә район җитәкчелегенең ярдәме зур булуын билгеләп үтәргә кирәк. Лицей укытучылары спортчыларны иҗади бәйгегә дә әзерләгән. Тренер һәм укытучылары Айдар Исламов һәм Фасыйл Арсланов балаларның иң якын кешеләренә әйләнгән. “Балаларның уңышлары турында абыйлары гел хәбәр итеп торды”, – ди Гөлназ Нуруллина. 
– Балалар уку елы дәвамында һәм җәйге каникулларда тренерлары кул астында даими шөгыльләнде. Җәйне күрмәделәр дә диярлек. Көнгә икешәр тапкыр шөгыльләнгәннәре дә булды, – ди “Президент ярышлары”нда катнашкан Денисның әтисе Владислав Петров. 
Укучылар спорт бәйгеләрендә көч сынашу, талант-осталыкларын күрсәтүдән тыш, төрле мастер-классларда катнашкан. Танылган спортчылар һәм олимпия чемпионнары белән очрашу-аралашу, фотога төшү дә балалар күңелендә онытылмас матур хатирәләр калдырган. 
– Ярышлардан канәгать калдык. Айга якын “Смена” Бөтенроссия балалар үзәгендә булу, Кара диңгездә коену күңелдә мәңгегә уелып калды. Вожатыйларыбыз да искиткеч иде, – ди Лилия Якупова. 
– Лицей спортчылары, икенче ел рәттән район һәм Татарстан данын яклап, Россиякүләм бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. Спортчыларга, аларны әзерләгән тренерларга, лицей коллективына, әти-әниләренә зур рәхмәт! Уңышларыгыз дәвамлы булсын! – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Расыйл Фәттахов, спортчыларны каршы алу тантанасында. 
Мөслим лицееның 8 класс укучылары өчен яңа уку елы аеруча истәлекле һәм мавыктыргыч башланды. Анапа шәһәрендә “Президент ярышлары” Бөтенроссия спорт уеннарында Татарстан данын яклап чыгыш ясаган дүрт егет һәм дүрт кыздан торган команда яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Алар, Россия Федерациясенең 80нән артык регионыннан килгән команда арасында 9нчы урынны яулап, беренче унлыкка керде.

Әлфинур Ногманова.

Динар Нуретдинов фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев