Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады

Тагын бер Россия чаңгычысы - Александр Большунов - шул ук дистанциядә көмеш медаль алды.


(«Татар-информ»). Пхёнчханда Олимпиада уеннарында Россия чаңгычылары уңышка иреште.

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков, 50 км га классик стиль белән узышып, бронза медальле булды. Тагын бер Россия чаңгычысы - Александр Большунов - шул ук дистанциядә көмеш медаль алды.

Фин Ииво Нисканен Олимпия чемпионы булды. Бу хакта "Газета.Ру" хәбәр итә.

Фин Нисканен дистанцияне 2 сәгать 8 минут 22,1 секундта узды. Большунов, аннан - 18,7 секундка, ә Ларьков 2 минут 37,5 секундка калышты..

Исегезгә төшерәбез: Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхенчханда Олимпия уеннарында көмеш медальгә ия булган иде инде. Ул Россия ир-атлар командасы составында 4х10 км эстафетада икенче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев