Татарстан авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт сату күләме буенча лидерлар арасында
9 март торышына республикада бер сыердан уртача савым 17,4 килограмм тәшкил итә.
Татарстан 1 мартка авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан сөт сату күләме буенча лидерларның берсе булды, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында.
"Татарстан Республикасында, Краснодар краенда, Воронеж, Киров, Свердловск, Ленинград, Белгород, Новосибирск, Мәскәү өлкәләрендә, Удмурт Республикасында максималь сату күләмнәренә ирешелде", — диелә сайтта.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2021 елның 1 мартына авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан сөт сату күләме 3687,6 тонна тәшкил иткән. Бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4% ка күбрәк, бу күрсәткеч 3553,3 тоннада булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев