Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар теле һәм татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы башланды

Мөслим районыннан 15 укучы катнаша.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы туган телдә белем бирүче мәктәп укучылары өчен татар теле һәм татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабын үткәрә. Ул 31 гыйнвардан 2 февральгә кадәр барачак. Олимпиадага 33 муниципаль берәмлектән 135 укучы – муниципаль этабының җиңүчеләре һәм призерлары чакырылган. 
Мөслим районыннан 15 укучы катнаша. Күбәк урта белем бирү мәктәбеннән – 4 укучы, Мөслим гимназиясеннән – 3 укучы, Г. Тукай исемендәге урта гомуми белем бирү, Баек һәм Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән – икешәр, Салауз-Мухан төп һәм Тат. Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбеннән – 1әр укучы. 
1 февральдә жюри рәисе һәм әгъзалары катнашында укытучылар өчен Олимпиада һәм семинар дәресләр узачак. 
Жюри составына: ТР Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының һәм Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының галимнәре һәм әйдәп баручы белгечләре керәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев