Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының районкүләм семинары узды
Яңалыклар

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының районкүләм семинары узды

Семинарда мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан ачык дәресләр күрсәтелде, катнашучылар белән берлектә мастер-класс оештырылды.

Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Мәгьнәле үткән гомерләр мирас булсын буын-буынга» темасына районкүләм семинары үтте. Лаеклы ялдагы татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу рәвешендә оештырылган семинар укучыларның "Милләтемнең йөзек кашы - тел» темасына әзерләгән музыкаль сәламләве белән башланды. Семинарда мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан ачык дәресләр күрсәтелде, катнашучылар белән берлектә мастер-класс оештырылды. Шулай ук укытучылар дәреләрдән видеоөзекләр тәкъдим итеп, тәҗрибә дә уртаклаштылар.


Нет комментариев