("Татар-информ", Мөршидә Кыямова). 2017-2018 ел нәтиҗәләре буенча ТурСтат аналитик агентлыгы Россиянең иң популяр 10 Кыш бабаен ачыклаган. Әле исемлектә туристлар тарафыннан яратып аталган Кыш бабай резиденцияләре теркәлгән. Бу хакта "Татар-информ"га Татар Кыш бабае һәм Кар Кызы резиденциясе хезмәткәрләре хәбәр иттте.
"Татар Кыш бабае быел да кунаклар кабул итәргә җентекләп әзерләнә, тиздән кар явачак. Быелгы бәйрәм узган еллардан бер дә ким булмаячак. Татар Кыш бабае 2 декабрьдән эшли башлый. Бәйрәм чаралары 2 февральгә кадәр дәвам итәчәк", - дип хәбәр иттеләр Татар Кыш бабае һәм Кар Кызы резиденциясеннән.
Нет комментариев