Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТАССР байрагында Мөслимнең дә эзе бар 

Мөслим ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте.

Район башлыгы Рамил Муллин байракка районыбыз гербы төшерелгән нашивка беркетте. 

ТАССРга – 100 ел 
Мөслим районында байракның республика буенча 23нче тукталышы. Киләсе тукталыш Лениногорск районында булачак. Россия регионнары һәм республикабыз буенча байрак ныклы, ышанычлы адымнар белән атлый. 
– Байрак эстафетасы 25 июльдә Татарстан башкаласында – “Казан“ гаилә үзәге янындагы мәйданда башланган иде. Эстафетага Россия Һава флоты көненә багышланган “Мин күкне сайлыйм – 2020” авиация бәйрәмендә старт бирелде. Парашютчыларның күрсәтмә чыгышлары, гражданнар һәм ерак авиация һава суднолары, пилот төркемнәренең очышлары күрсәтелгән бәйрәмдә 30лап һава судносы катнашты, – ди байрак сакчысы Данил Ясельский. 
Татарстан Россия төбәкләре лидерлары арасында сынатмый. Һәр районда ТАССР флагын зурлап каршы алалар. 45 муниципаль районны урап чыкканнан соң, 30 август көнне байрак Казанга әйләнеп кайтачак. Республика көнендә ТАССР байрагы башкаланың милли музеена куелачак. 
– Бу – истәлекле көн. ТАССР байрагында Мөслим районы да үз эзен – символикасын калдырды. Байракның юлы дәвамлы булсын! ТАССРның бер гасырлык юбилее – әби-бабайларыбызның үткәне, әти-әниләребезнең тормышы, бүгенгебезнең көзгесе, – диде район башлыгы. 
Мөслимгә бу көнне яшьләр автобусы да килде. “Яшьләр вакыты” исемле яшьләр туры республиканың бөтен районнарында үтәчәк. Аның максаты – 14-35 яшьлек яшьләр белән очрашу. 
– Яшьләр автобусының Мөслимгә икенче мәртәбә килүе. Узган ел бертөркем республика яшьләре Мөслимебездә кунак булып, яшьләр тормышын өйрәнеп киткән иде. Алар уздырган лекцияләр бик кызыклы. Укучылар, яшьләр уңышлы проектлар белән бик кызыксына. Быел Мөслим яшьләре үзләре әзерләгән 15 проект эшен тәкъдим итте. Алар һичшиксез тормышка ашар, дип уйлыйм. Чөнки егет-кызларыбыз бик сәләтле,– ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова. 

Идеяңне тормышка ашырудан, хыялны чынбарлык итүдән курыкмаска кирәк. Моның өчен теләк һәм мөмкинлекләрне дөрес файдалана белү мөһим. Кыю яшьләр, мөмкинлектән файдаланып, “Мизгел” яшьләр үзәгендә проектлар яклады. Гореф-гадәтләрне саклау, яшьләрнең ялын кызыклы итү, спортны үстерү һәм башка юнәлешләрдә 15 проект тәкъдим ителде. Аларның төрле темаларга булуы сөендерә. Районның яшьләр белән эшләү һәм мәгариф бүлекләре, “Мизгел” яшьләр үзәге һәм актив яшьләр ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. “Яшьләр медиаүзәге” проекты грантка лаек булды. 

Лилия Шәймиева.

Андрей Митрофанов фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев