"Тарихлардан килгән хакыйкать"
Яңалыклар

"Тарихлардан килгән хакыйкать"

Әлеге зур чара Нурихан Фәттахның 90 еллык юбилеена багышланган иде.

19 октябрь көнне үзәк китапханәдә "Тарихлардан килгән хакыйкать" исемле китап укучылар конференциясе узды. Әлеге зур чара Нурихан Фәттахның 90 еллык юбилеена багышланган иде. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең татар теле укытучылары эчтәлекле кичә тәкъдим иттеләр. Укучылар тарафыннан күрсәтелгән "Энҗеле үрдәк" әсәреннән өзек бик җылы кабул ителде. 9б сыйныфы укучылары язучының хикәяләренә анализ ясадылар. Викторина сораулары бик мавыктыргыч итеп төзелгән иде. Укучылар да укытучылар да әлеге сорауларга бик теләп җавап бирделәр.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев