Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Танышын талаган өчен

Район прокуратурасы 47 яшьлек Мөслим авылы кешесенә карата дәүләт гаепләвен хуплады. 

Суд тарафыннан ул РФ Җинаятьләр кодексының 161 маддәсенең 1 бүлегендә һәм 158 маддәнең 2 бүлеге “в” пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнә. Ягъни ул чит кеше милкен урлаган һәм шуның белән аңа шактый зыян салган. 
Суд утырышында ачыкланганча, 2020нче елның 3 февралендә 16.00 сәгатьләр тирәсендә гаепләнүче үз өендә танышының 15100 сумлык алтын чылбырын тартып ала. Алтын чылбырның 2650 сумлык кулоны да була. Гомуми зыян 17750 сум тәшкил итә. 
Икенче көнне, 4 февральдә, 6.00 сәгатьләр тирәсендә гаепләнүче үз өендә зыян күрүченең куртка кесәсеннән кәрәзле телефон урлый. Куртка залдагы караватта була. Телефонның бәясе – 6000 сум. 
Гаепләнүче бу җинаятьләрдә үзенең гаебе булуын тулысынча таныды һәм тәүбә итте. Зыян күрүчегә матди зыян тулысынча кайтарылды. 
Гаепләнүченең гамәлләрендә җинаять рецидивы булуын һәм дәүләт гаепләүчесенең позициясен исәпкә алып, суд аны гаепле дип тапты һәм 1 ел 10 айга ирегеннән мәхрүм итте. Гаепләнүче җәзаны каты режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк. 
Суд карары законлы көченә керде. 
Район прокуратурасы.

Фото - Pixabay.com 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев