“Тамчы” йөзү бассейны халыкны кабул итә башлады
Әле җәйгә кадәр бик озак булса да, су коенырга яратучылар Ык буена төшә ала инде, чөнки бу көннәрдә яр буе ял зонасында урнашкан “Тамчы” йөзү бассейны халыкны кабул итә башлады.
Бассейнның ишекләре дүшәмбедән җомгага кадәр биш көн дәвамында – 17.00дән 21.00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 15.00дән 21.00 сәгатькә кадәр ачык. Ял көне – якшәмбе. Зурлар – 100 сумга, балалар 50 сумга йөзеп чыга ала. Айлык абонемент зурлар өчен – 1000 сум, балалар өчен – 500 сум. Йөзәргә килүчеләрнең үзләре белән медицина белешмәсе һәм бассейн кирәк-яраклары булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев