Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Таләпләрне үтәмәгән өчен

Административ күзәтчелек таләпләрен үтәмәгән өчен 43 яшь­лек якташыбыз хөкем ителде.

 

Район прокуратурасы 43 яшьлек якташыбызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 314.1 маддә 2 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты.

– Әлеге затка административ күзәтчелек билгеләнгән иде. Әмма ул суд тарафыннан билгеләнгән ад­министратив чикләүләрне берничә тапкыр бозды. Судта билгеләнгәнчә, 2021нче елның 6 февраленнән 2021нче елның 13 июленә кадәр гаепләнүче, үзенә администра­тив күзәтчелек һәм административ чикләүләр билгеләнгәнен белә то­рып, берничә тапкыр аларны боза һәм өч тапкыр административ хокук бозу кыла. Алар өчен ул администра­тив җәзага тартыла, – ди район про­куроры ярдәмчесе Илвир Бәхтиев.

Гаепләнүче җинаять кылуын ту­лысынча таныды һәм тәүбә итте.

Суд, дәүләт гаепләүчесенең фике­рен исәпкә алып, якташыбызга җиде айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Җәзаны ул каты ре­жимлы төзәтү колониясендә үтәчәк, дип хәбәр итәләр район прокурату­расыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама