Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Талантлы балалар йолдызлыгы

Унтугыз ел дәвамында Татарстан Президенты патронажлыгы астында уздырылучы “Йолдызлык” ачык республикакүләм телевизион яшьләр эстрада фестивале хакында белмәүчеләр сирәктер. Мәдәният һәм сәнгать дөньясында танылган күренекле шәхесләр зур сәхнәгә әлеге фестиваль аша күтәрелде.

Районда фестивальнең сайлап алу турлары алты зонада узып, үз яшь категорияләрендә җиңү яулаган 45 номинант (250гә якын бала) район мәдәният йортында узган гала-концертта чыгыш ясады. 
Мөслимдә бию сәнгатенең үсештә булуына сөенмәгән кеше юктыр. Район мәдәният йорты каршында гына да өч ансамбльдә 158 бала шөгыльләнә. Сәнгать мәктәбенең “Энҗе бөртекләре” һәм Мөслим урта мәктәбенең “Тукай бизәкләре”, “Тукай егетләре” төркемнәре белән дә горурланабыз. Мөслимдә генә түгел, авылларда да яшь талантларыбыз бар. Әмәкәйдән “Импульс”, Тат. Бүләрдән “Сәйлән”, Иске Карамалыдан “Тиктормаслар” бию коллективлары һәм аларның җитәкчеләренә дә аерым рәхмәт. 
Конферанс номинациясендә үзләрен сынаучылар гала-концертка бер ямь өстәп, конкурсантларга терәк булды. Ни кызганыч, соңгы елларда вокал юнәлеше бераз сүлпәнләнде кебек. “Өметле” исемен йөрткән яшь җырчыларыбыз саны мактанырлык түгел. 
Җиңүчеләр Менделеевск каласында узган республика зона турында Актаныш, Минзәлә, Әгерҗе һәм зона турын үткәргән хуҗалар белән көч сынашты. Югары квалификацияле, күпсанлы жюри, дөньяның һәр ноктасыннан күзәтеп була торган он-лайн трансляция, 1000нән артык көчле көндәш! Менә ичмасам “көрәш кыры” бу! Район данын яклаган 150 конкурсантыбыз әлеге сынауны “бик яхшы” билгесенә тапшырды. Чөнки бер генә районнан да дүрт бию төркемен Казанда узачак финалга чакырганнарын хәтерләмим әле мин. Хореография номинациясендә үз яшь төркемнәрендә беренче урынны яулаган ансамбльләр – “Мөслим йолдызчыклары” (җитәкчесе – Ләйсән Вахитова), “Мизгел” (Ксения Нәбиева), “Энҗе бөртекләре” (Энҗе Ибраһимова һәм Булат Солтанов), икенче урында “Асса” (Индира Тимкина). Вокал-соло номинациясендә Гүзәл Зиннурова беренче урынны яулады. Конферансларыбыз Регина Шәйгәрданова, Ринат Низамов, Ралина Шәрипова өченче урынны алдылар. Алар барысы да 16-21 апрель көннәрендә башкаланың “Уникс” концертлар залында узачак финалда катнашачак. Камилә Шәкертҗанова, Элиза Гыйздәтова һәм “Гүзәл кызлар” вокаль ансамбле (җитәкчесе – Гүзәл Галиева) жюриның махсус бүләгенә лаек дип табылды. 
“Созвездие – Йолдызлык” фестивале генераль продюссеры Дмитрий Туманов бәйгене йомгаклап болай диде: 
– Бездә талантлар күп. Аларны күреп, дөрес итеп үстерә белергә кирәк. Сәхнәгә чыккан һәр баланың әти-әнисенә, җитәкчесенә, сәнгать юнәлешенә ставка ясаган, татар мәдәниятен саклауга үзеннән өлеш керткән район җитәкчелегенә баш иеп рәхмәт әйтәм! 
Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. 

Эльвира Гәрәева, район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Фото – Мөслим мәдәният бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев