Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Табиблардан башка яши алмыйбыз

Ә бит тормышыбызда табибларның роле зур. Бәлки, моңа кадәр аларның мөһимлеген бераз аңлап бетермәгәнбездер. Ләкин яңа коронавирус пандемиясе күзләрне ачты: баксаң, табиблар безгә һава кебек кирәк, аларсыз яши алмыйбыз икән. 

21 июньдә илдә Медицина хезмәткәрләре көне билгеләнә. Ләкин, пандемия сәбәпле, аны үз вакытында зурлап билгеләп үтү мөмкинлеге булмады. 
Ә бит тормышыбызда табибларның роле зур. Бәлки, моңа кадәр аларның мөһимлеген бераз аңлап бетермәгәнбездер. Ләкин яңа коронавирус пандемиясе күзләрне ачты: баксаң, табиблар безгә һава кебек кирәк, аларсыз яши алмыйбыз икән. 
Быел авырга туры килде үзләренә. Ярты ел диярлек бертуктаусыз эшләделәр, яңа төрле вәзгыятькә яраклашырга тырыштылар. Әле хәзер дә пандемия белән саубуллашабыз, дип булмый. Бераз тын алып торырга гына вакыт барлыкка килде.
Узган җомгада район табибларын хөрмәтләү чарасы үтте. Ул “Кояшлы Ык” ял зонасындагы амфитеатрда узды. Чарада район башлыгы Рамил Муллин катнашты. 
– 2020 ел барыбыз өчен дә үзенчәлекле килде. Чир афәте аркасында тормышыбыз да, планнарыбыз да үзгәрде. Кызганыч, югалтуларсыз да булмады. Балалар педиатры Гассан Нассер арабыздан вакытсыз китеп барды. Аның урыны җәннәттә булсын! Шушы авыр вакытта халкыбызга беренче чиратта сез ярдәм иттегез. Сезгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Бу афәттән тулаем котылмасак та, иң авыр чорын үттек, дип уйлыйм. Бер дә күрмәгән, белмәгән чир белән көрәшү җиңел булмады. Сез бу эштә зур батырлык күрсәттегез. Пандемия табибларыбызга һәм кеше сәламәтлегенә игътибарыбызны арттырды. Бу чир барыбыз өчен дә гыйбрәт булсын, сәламәтлекнең кадерен белеп яшик, – диде район башлыгы. Рамил Муллин район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзахановның эшен югары бәяләде һәм алга таба да бергә эшләргә ышанычын белдерде.
Бәйрәмдә алтмыштан артык медицина хезмәткәре ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бүләкләр белән бергә акчалата премия дә булачак, дип ышандырдылар. Бәйрәмдә юбилярларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
– Июнь аенда районда вируслы пневмония белән авыручылар саны югары иде. Шуңа күрә бәйрәм кайгысы булмады. Бүген бу күрсәткеч ун тапкырга кимрәк, әмма чир әле бетмәде. Моңа өстәп, тиздән грипп сезоны, аңа каршы вакцинация башлана. Ул коронавирусның икенче дулкыны белән бергә туры килсә, авыр булачак. Райондашларыбыз гриппка каршы вакцина ясатырга онытмасын иде. Ул инде районга кайта башлады, – дип, бәйрәм вакытында да халыкның сәламәтлеге турында кайгыртуын белдерде баш табиб.
Чара район үзешчәннәренең чыгышлары белән үрелеп барды. Рәсми өлештән соң бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Ләйсән Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев