Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Су буенда балтырган...

Галимнәр әйтүенчә, Россиядә балтырганның 15 төре үсә. Хәтта кайберләрен ашарга да ярый. Ә менә “Борщевик Сосновского” дигәне агулы, ди белгечләр.

Бүгенге көндә балтырганның менә шушы төре киң таралган. Аны юк итәргә тырышсалар да, үсемлек бирешергә уйламый. Киресенчә, соңгы биш-алты елда гына да республикада “Сосновский балтырганы” үскән җир мәйданнары арткан. Интернет чыганакларына күз салсак, Татарстанда 2012 елда агулы балтырган 109 гектар җирдә үссә, 2022 елда әлеге мәйдан 1380 гектарга җиткән! “Россельхозцентр” идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген әлеге әрсез үлән Татарстанда 1530 гектар мәйданга таралган. Биш ел элек бу үсемлек 15 районда гына үссә, хәзер ул 25 районны колачлап алган. Балтырган Казанда аеруча күп.

– Кызганыч, агулы балтырган үсүче мәйданнар күзгә күренеп арта. Әлеге чүп үләне кеше, техника керер өчен авыр булган сулыклар янында, ташландык җирләрдә, юл кырыйларында үсүе белән хәлне катлауландыра. Аны 20 сантиметрга җиткәнче чабарга кирәк. Бу эшне даими рәвештә эшләү хәерле, – ди “Россельхозцентр”ның Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.

– Балтырганның тамырлары 3-7 сантиметр тирәнлеккә җитә, шуңа аны эшкәртү тирәнлеге 10 сантиметрдан да ким булырга тиеш түгел. Авыл хуҗалыгы җирләрендә балтырган үсүче мәйданнарны сөрергә, юл кырыйларын чабарга яки сезонга 2-3 тапкыр гербицид белән эшкәртергә киңәш ителә. Сулыклар янында үскән балтырганга агу сибәргә ярамый. Бу очракта аннан чабып яки казып алып кына котылырга мөмкин.

Ерактан ук ап-ак кулчатыры белән җәлеп итүче балтырганнан котылу зур көч һәм чыгымнар таләп итә. Гүзәл Хөсәенова билгеләп үткәнчә, балтырган июль-август айларында чәчәк ата, орлыклары июльдән сентябрьгә кадәр өлгерә. Бер үсемлек 20 меңнән 100 меңгә кадәр орлык бирә. Шуңа да балтырган бик тиз тарала һәм ул биләгән мәйданнар елдан-ел арта.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда агулы балтырган үскән мәйданнар юк.

– Безнең районда балтырган таралмаган, ләкин тынычланырга ярамый. Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә игътибарлы булырга кирәк. Агулы балтырганга тап булганда, тиешле чаралар күрергә кирәк, – ди идарәнең баш агрономы Артур Шакиров.

– Бу юнәлештә мониторинг алып барыла, балтырганга бәйле вәзгыять – игътибар үзәгендә. Шәхси хуҗалыкларга да игътибарлы булырга, балтырган үсеп чыкканда, аны кичекмәстән казып алып юк итәргә кирәк. Балтырган җир ресурсларының көчен ала, әйләнә-тирәгә, кешеләргә зыян сала. Үсеш чорында әлеге үсемлектә агулы матдәләр хасил була. Балтырган күпләп үскән җирләр ачыкланганда, җирле үзидарә органнарына яки “Россельхозцентр”ның Мөслим бүлегенә хәбәр итүләрен сорыйбыз, – диде “Россельхозцентр” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Мизхәт Нәбиев.

Балтырган кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Үсемлекнең согы агулы, ул пешүгә китерә. Балтырганның үтә күренмәле, агулы суты, тәнгә тиеп, кояш нуры тәэсирендә тәнне пешерә. Шуңа тизрәк бинага керергә кирәк. Балтырган суты тигән урынны кер сабыны белән юып төшерегез һәм спиртлы сыекча сөртегез. Балтырган тигән урынны кул белән ышкымагыз, югыйсә, сез аны бөтен тәнегезгә таратачаксыз. Киемне алыштыру да зыян итмәс, анда балтырган суты яки орлыгы калган булырга мөмкин.

Балтырган тоткан кулыгыз белән күзләрегезгә кагылмагыз! Үсемлек согы күзгә керсә, сукырайтырга мөмкин. Бу очракта тиз арада күзләрне салкын су белән юып алырга һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Балтырган – бик агрессив үсемлек, ул экосистемаларны кысрыклап чыгара. Башта таныш үсемлекләр юкка чыга, аннары хайваннарга ашарга һәм яшәргә урын калмый, фауна үзгәрә. Балтырган аркасында майлы гөмбә үсүдән туктый, елгаларга һәм башка сулыкларга чыгу юллары бетә.

Шәхси хуҗалыгы һәм җир биләмәсе булган гражданнарны игътибарлы булырга һәм, балтырган үсеп чыкканда, аны тиз арада юк итәргә чакырабыз. 

Фото – Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев