Кабак белән күрәгә повидлосы
Тәмлетамак

Кабак белән күрәгә повидлосы

Кирәк була: 3 кг кабак йомшагы, ярты кг күрәгә, 2 кг шикәр комы, ярты чәй кашыгы лимон кислотасы

Юып чистартылган кабакны эре угычта уабыз. Күрәгәне суга салып торабыз, күпергәч, вак итеп турыйбыз. Кабак белән икесен бергә кушып, бераз гына су салып, 30 минут пешерәбез. Аннары шикәр комы сибеп, куерганчы пешерәбез. Соңыннан лимон кислотасы салабыз. Суынгач, повидлоны стериль банкаларга тутырабыз.


 Софья Солтанова фотосы.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев