Машина йөртү таныклыгының яраклылык вакытын автомат рәвештә озайтып булмый
Актуаль

Машина йөртү таныклыгының яраклылык вакытын автомат рәвештә озайтып булмый

Машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакыты – 10 ел

Быелдан машина йөртү таныклыгының яраклылык вакытын автомат рәвештә озайтып булмый. Машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакыты – 10 ел. Шушы вакыттан соң документ гамәлдән чыкты дип санала. Машина йөртү таныклыгын 2016 елда алган кешеләргә документларын быел алыштырырга кирәк.

“Права”ны автомат рәвештә озайтудан файдаланган машина йөртүчеләргә дә яңа таныклык рәсмиләштерергә туры киләчәк. Искәртеп үтәбез, машина йөртү таныклыгын автомат рәвештә озайтуның гамәлдә булу вакыты 2022нче елның 1 гыйнварыннан 2025нче елның 31 декабренә кадәр тәмамланучы таныклыкларга кагылды. Документның гамәлдә булу вакыты өч елга озайтылды. Яңа машина йөртү таныклыгын хуҗаның шәхси мәгълүматлары үзгәргән, документны алыштыру өчен медицина нигезләре булган очракларда, шулай ук аны югалткан, зыян күргән яки алга таба файдалану мөмкин булмаган очракларда да алыштырырга туры киләчәк. Машина йөртү таныклыгын алыштыру Дәүләт хезмәтләре порталы аша тагын да гадиләштерелде. Система автомат рәвештә кертелгән мәгълүматларны тикшерә, хаталар ясау ихтималын киметә”,– дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. 
 

Фото: Татар-информ


Нет комментариев