Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Стажың өзелмәсен дисәң

2020 ел өчен Россия Пенсия фондына иминият взносларын агымдагы елның 31 декабренә кадәр түләргә кирәк.

Мәҗбүри түләүләр билгеләп куелган һәм үзгәрүчән өлешләрдән тора. Беренчесе Салым кодексы нигезендә ел саен билгеләнә һәм 2020 елда ул 32 448 сумга тигез. Үзгәрүчән өлешне бер ел өчен керемнәре 300 мең сумнан арткан эшмәкәрләр арткан суммадан 1 процент күләмендә түли. 
Иминият взносларын ике юл белән: еллык сумманы берьюлы күчереп яисә даими рәвештә билгеле сумма күчереп түләргә мөмкин. 
Иминият взносларын билгеләнгән түләү күләмендә бөтен чор өчен агымдагы елның 31 декабренә кадәр түләгән очракта (2020 елда тулы календарь ел өчен 32 448 сум) бер ел иминият стажы  исәпләнә. 
Шәхси эшмәкәр үз эшчәнлеге белән шөгыльләнмәсә һәм керем алмаса да иминият взносларын түләү мәҗбүри. Бу бурыч салым органыннан теркәлүдән төшкәч кенә бетә. 
 Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев