Спорт уеннары
Яңалыклар

Спорт уеннары

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында ярыш үтте.

“Сәламәтлек бишьеллыгы” муниципаль проекты кысаларында Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында дартс уены буенча спорт ярышы оештырылды. Ярышның максаты – уенны популярлаштыру һәм интернат-йортта яшәүчеләрне даими рәвештә физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Уен катнашучыларның хәрәкәтне координацияли белүенә, күз күремен яхшыртуга һәм ыргыту төгәллеге үсешенә ярдәм итә. Соңыннан шәфкать туташы Гөлнур Кашапова өлкәннәрне газетадагы спорт яңалыклары белән таныштырды. Барлык катнашучылар да ярышлардан күтәренке кәеф һәм уңай эмоцияләр алдылар.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


спорт ярышлары спортивные соревнования

Нет комментариев