СОРАГЫЗ - ҖАВАП БИРӘБЕЗ: Мөслимдә җирләү бюросы булачакмы?
– Ни өчен мөслимдә җирләү (похоронное) бюро эшләми? Морг эшли башлаячакмы? Рәмзия, Мөслим.
Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтов:
– Әйе, җирләү хезмәтләре бюросын оештыру мәсьәләсе бар. Хәзерге вакытта ул карау стадиясендә. Бу – үтә авыр һәм четерекле мәсьәлә. Барысын да исәпкә алып эшләргә кирәк.
– Район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов:
– Бүгенге көндә морг төзелә. Белгечне укытачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев