Яңалыклар

Сорагыз - җавап бирәбез: Исәнсеф авылында нигә су юк?

Исәнсеф-Чишмәдә юл юк. Яңгыр яуса, юл бетә. Сөт машинасы керә алмый. Үткән ел икеме-өчме машина гравий җәйделәр. Акчаны кая куялар, дип яза безгә Ильясова.

       Әлеге сорауга Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов җавап бирә: 
       – Отчетны тыңласыннар иде, ел саен халык алдында отчет бирәбез. Исәнсеф-Чишмә авылында ике ел рәттән юлны ремонтладык. Үзара салым акчасына былтыр Исәнсеф-Чишмәдә 400 метрда су торбасы салынды. Урам юлларына чуерташ (гравий) түшәлде. Юл хәзер әйбәт. Киләчәктә Исәнсеф-Чишмә белән Исәнсеф арасына вак таш (щебенка) җәю планлаштырыла. 
 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев