("Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Соңгы 5 елда Татарстанда туберкулез белән авыручыларны дәвалау препаратларына 259 млн сум акча сарыф ителгән. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә Республика туберкулезга каршы клиник диспансер баш табибы Алексей Алексеев хәбәр итте.
"Соңгы 5 елда федераль бюджеттан 259 млн сум акча бүлеп бирелде. Шулай ук, туберкулез белән авыручыларны амбулатор этапта ташламалы дарулар белән тәэмин итү буенча төбәк программасы нигезендә, ел саен 14,5 млн сум акча бүлеп бирелә", - диде Алексеев.
Баш табиб урынбасары - Татарстанның баш фтизиатры Рәмзия Фатыйхова балалар һәм яшүсмерләрдә туберкулезны ачыклау буенча чаралар өчен туберкулин һәм диаскинтест сатып алуга Татарстаннан максатчан төстә акча бүлеп бирелүен әйтте. Быел 65 млн сумнан артык акча сарыф ителәчәк. Ул моңарчы профилактика, иммунодиагностика кебек юнәлешләргә акча бүлеп бирү проблемалы мәсьәлә булуын билгеләп узды.
Нет комментариев