Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 91 яңа очрагы теркәлгән
Яңалыклар

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 91 яңа очрагы теркәлгән

Читтән кайткан ике кеше авырган, 89 кеше — авыру белән элемтәдә булучылар.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 91 яңа очрагы теркәлгән. 
29 кеше хастаханәгә салынган, 62 кеше өйләрендә дәвалана.
Читтән кайткан ике кеше авырган, калганнары — авыру белән элемтәдә булучылар. 
Иң күп авыручылар 30-50 яшь һәм 50-60 яшь категориясенә керә.
Казанда - 52 очрак, Чаллыда - 9, Арча, Тукай, Биектау районнарында - 4 очрак. Питрәч, Буа, Лаеш районнарында икешәр очрак. Түбән Кама, Лениногорск, Әлмәт, Кайбыч, Алексеевск, Мамадыш, Әтнә, Балтач, Спасс, Югары Ослан, Яшел Үзән, Алабуга районнарында берешәр очрак .
Коронавирус авыруы ачыкланганнан алып, барлыгы 164 кеше дәваланып терелгән, соңгы тәүлектә 19 кеше хастаханәдән чыккан.
Фото - Pixabay.com


Нет комментариев