Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Сөенечле хәбәр белән уртаклашабыз!

Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз!

«Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлекчәсе җитәкчесе Галина Светлякова һәм Мөслимдәге картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Гөлнар Шакирянова республика дәрәҗәсендәге абруйлы конкурста югары бәягә лаек булды.

Алар бергәләп әзерләгән «Традицияләрнең тере җепләре» проекты Татарстан Республикасында рус традицион мәдәниятен үстерүгә багышланган муниципаль практикалар, проектлар һәм программалар конкурсында I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Моннан тыш алар проектны тормышка ашыру өчен 80 мең сум күләмендә грант отты.

Бу казаныш – мәдәни мирасыбызны саклау, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту һәм өлкән буын вәкилләренең иҗтимагый тормышын баету буенча алып барылган нәтиҗәле эшнең матур нәтиҗәсе.

Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз! Илһам, яңа мөмкинлекләр һәм киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын!

Фотолар - Мөслим кратлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев