Социаль өлкә җитәкчесенең хезмәте югары бәяләнде!
Мөслим картлар һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры Гөлнар Шакирянова «Доска Почета тружеников России» федераль мәгълүмати интернет-порталы лауреаты булды
Әлеге бүләк җитәкчегә профессиональ эшчәнлектә актив катнашуы һәм югары күрсәткечләргә ирешүе өчен тапшырылган.
Конкурс Россия буенча социаль өлкәдә эшләүче иң яхшы белгечләрне һәм учреждение җитәкчеләрен ачыклау һәм аларның хезмәтен билгеләп үтү максатыннан уздырыла. Аны Мәгариф үсеше халыкара академиясе Мәскәү эшмәкәрләр ассоциациясе белән берлектә оештыра.
Гөлнар Гарифҗан кызын лаеклы бүләге белән котлыйбыз! Җаваплы хезмәтендә яңа уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм коллективына уңышлар телибез!
Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.
Нет комментариев