Сәламәтлек сагында
Бүгенге көнгә 1679ы диспансерлаштыру үткән.
Быел 3280 райондашыбыз диспансерлаштыру узарга тиеш. Бүгенге көнгә 1679ы диспансерлаштыру үткән. Диспансерлаштыру кысаларында 98 ир-егет ПСА (простата специфик антигены) анализы тапшырган. Хатын-кызлар өчен тиешле анализларны 504 райондашыбыз биргән. Нәтиҗәдә бер кешедә яман шеш авыруы ачыкланган. КСК (яшерен канга кал) анализын 556 райондашыбыз тапшырган һәм бер кешедә яман шеш ачыкланган.
Фото – хастаханә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев