Синең улларың, Мөслим! Алдынгы механизаторлар ИСЕМЛЕГЕ
Авыл хуҗалыгында иң җаваплы чор: урып-җыю эшләре бара. Бүгенге көндә район буенча 18900 гектар мәйданның уңышы җыеп алынган. Гектар биреме 33,7 центнер тәшкил итә.
Әлеге мөһим кампаниядә зур турышлык күрсәтүче берничә комбайнчыны исемлик: "Лексион" комбайнында эшләүче "Намус" агрофирмасы уңганнары Фәнис Исламов-12846 центнер ашлык суктырган. Шул ук хуҗалыктан Гаяз Йосыпов -12699 центнерда игеннәрне җыеп алган. "Нью-Холланд" комбайнында эшләүче "Туган як" агрофирмасы игенчеләре Илнар Сөләйманов -12373 центнер; Евгений Үтәгәнов 10006 центнер эш башкарган. Шул ук агрофирмадан "Полесье" комбайнында эшләүче Ринат Хуҗин 8770 центнер ашлык суктырган.
Урып-җыю эшләре белән беррәттән, районыбыз хуҗалыкларында көзге чәчү дә бара. Әлеге агрочара бүгенге көнгә 1700 гектарда башкарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев