Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! Электрик Мирзаян Морзаханов

Электрик – зур төгәллек, сабырлык һәм белем таләп итә торган һөнәрләрнең берсе. Район электр челтәрләре җәмгыятендә 40 елга якын хезмәт куючы Мирзаян Морзахановка 60 яшь тулды.

Элек радиодан бик еш кына “Без кабызган утлар якты янар, якты янар хәтәр җилләрдә” дип җырлыйлар иде. Шул вакыттакарга-яңгырга, җилгә-давылга карамыйча, багана башына менүче, әз генә җил иссә дә, сүнеп интектергән утны ялгаучы электриклар күз алдына килә иде.

Сизелми дә үткән балачак

Чыннан да, бар иде бит дәверләр:җил-давыл булдымы – бөтен авылы белән ут сүнә. Әле дә ярый электрик булса, ул булмаса, көннәр-төннәр буе утсыз утырган вакытлар да була иде. Бүген, шөкер, җил-давыл котырган көннәрдә дә ут сүнүнең ни икәнен оныттык. Безне электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итүчеләрнең хезмәте аерым игътибага лаек. Электр линияләрен йөрәк эшчәнлеген тәэмин итүче артерияләр белән тиңләрлек. Электрик исә – зур төгәллек, сабырлык һәм белем таләп итә торган һөнәрләрнең берсе. Шул һөнәр иясе – район электр челтәрләре җәмгыятендә 40 елга якын хезмәт куючы Морзаханов Мирзаян Гәрәйхан улы турында сүзем. Шушы көннәрдә ул гомер бәйрәмен – 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аның балачак һәм яшьлек еллары башкаларныкыннан аерылмый диярлек. Баек авылында дөньяга килә ул. Мирзаянга сигез ай тулгач, әти-әниләре Казахстан якларына чыгып китә. Анда биш ел яшәгәч, кире Баекка кайтып төпләнәләр. Биредә егет мәктәпне тәмамлый, аннан соң“Урал” колхозында тракторчы булып эшли, Минзәләдә шоферлыкка укый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайта. Шулай итеп балачак һәм яшьлек елларының үткәнен сизми дә кала Мирзаян.

Электр челтәрләренә – бергәләп

Мирзаян күрше Башкортостаннан кунакка кайтып йөрүче Гөлфияне үзенә тиң яр итеп сайлый. 1980 елда гаилә корган пар, Мөслимгә килеп, ул дәвердә подстанция дип аталучы оешмага эшкә урнаша. Мирзаян абый – электромонтер, Гөлфия апа башта – җыештыручы, соңрак дежур булып эшли. Шул чордан дүрт дистә ел үтеп киткән.

– Ул чорда эшләве бик катлаулы түгел иде.Кирәк чакта электрны үзем аерам, төзексезлекне тиз арада ремонтлап, үзем үк кушып та куям. Бер үк вакытта шофер да булдым. Багана башына менеп, электр линияләре белән эшләве куркыныч булса да, шөкер, куркыныч хәлләр белән очрашырга туры килмәде. Хезмәтемне бик яратып башкаргангадыр, аның авырлыгын тоймадым. Минем ярдәм белән йортларда һәм җитештерү объектларында кабат ут кабынуын күреп сөенү алга таба тагын да дәртләнебрәк эшләргә этәргеч бирде, – ди Мирзаян Морзаханов.

Үрнәк гаилә башлыгы

Гаиләдә бер-бер артлы ике ул һәм бер кыз туа. Балаларны карау, тәрбияләү авырайгач, Гөлфия апага башка эшкә күчәргә туры килә. Озак еллар район үзәк хастаханәсендә санитарка булып эшләп, лаеклы ялга чыга ул. Бүген оныкларын тәрбияләшә.

– Мирзаян – бик акыллы һәм үрнәк гаилә башлыгы.Ышанычлы терәгем, балаларымның яраткан әтисе. Оста куллы, дөньябызны да матур итеп корды ул. Элегрәк күп вакыт төннәрен дә кайтмыйча эшли иде Мирзаян.Аның хезмәтенең авырлыгын, җаваплылыгын һәм һәрвакыт кешеләргә кирәклеген аңлаганга, сабыр гына көттем, – ди рубин туйларын билгеләп үтәргә әзерләнүче Гөлфия апа.

– Әтиебез безне ачулана да белмәде, бик сабыр һәм тыныч кеше ул. Гаиләбездә һәрвакыт баш булды. Әти-әниебез безне авырлыкларга бирешмәскә, тырыш, белемле булырга өйрәтте. Бүген һәрберебез үз гаиләләребезне корып, җитеш дөньяларда яшибез икән, монда аларның да өлеше зур, – ди кызлары Лилия.

Алтмыштада егетләр кебек

Мирзаян Морзаханов алтмыш яшен тутырса да, әле дә егетләр кебек – һаман да шат, җитез һәм йөгерек.

– Яшьләр арасында эшлим бит, шуңа яшь күренәмдер, – ди ул,елмаеп.– Яшьләр белән килешеп, аңлашып эшлибез. Электрик хезмәте булган белемеңне яңартып торуны сорый.Чөнки бүген һәркайда– яңа линияләр, яңа җиһазлар. Яңалык белән танышып, белемеңне ныгытып тормасаң, эшли дә алмаска мөмкинсең. Ялкау булмаска, бер-береңә салынмаска кирәк. Шул вакытта гына хезмәтеңдә матур нәтиҗәләргә ирешеп була.

Район электр челтәрләре җәмгыяте җитәкчесе Кәрим Сәлимгәрәев юбиляр турында җылы сүзләр генә әйтте:

– Мирзаян абыйны оешмага бар гомерен багышлаган аксакал дисәк тә була. Төгәл, сабыр һәм бик гадел кеше ул. Һәрвакыт аз сүзле булды. Нинди генә эш кушсаң да,төгәл итеп башкарганга күрә хөрмәт итәбез аны. Белгәннәрен башкаларга, бигрәк тә яшьләргә бик теләп өйрәтә, кирәк икән, ярдәм итә. Шуңа да хезмәттәшләре арасындаабруе зур аның.

Тырыш хезмәтеөчен Мирзаян Морзаханов 2005 елда “Татарстанныңөлкән энергетигы” медале белән бүләкләнә. Электр челтәрләре җәмгыяте һәм муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм Мактау грамоталарын да бик кадерләп саклый ул. Ә хезмәтеңә хөрмәт булганда яшәве дә, эшләве дә рәхәт.

Фәридә Гайнетдинова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев