Синең кызларың, Мөслим! Алсу Габдуллина
Алсу – Яр Чаллы шәһәре кызы, авылга күчеп кайтканнан бирле авыл хуҗалыгында хезмәт куя.
Алсу Габдуллина – Тойгелде авыл җирлегендә эшләүче “Фаиза” кооперативында лаборант. Дүрт ел биредә эшләү дәверендә сөт продуктларына анализ үткәрә ул. Продуктның сыйфатын, әчелеген билгели, антибиотик булу-булмауны җентекләп тикшерә. Кооперативта эшкәртелгән сөт Пермь, Ижевск якларына озатыла. Алсу – Яр Чаллы шәһәре кызы, авылга күчеп кайтканнан бирле авыл хуҗалыгында хезмәт куя. “Көненә 25 тонна сөт тикшерә ул, эшеннән зарланганы юк. Җәй көне эш күләме ике мәртәбә арта, эшен җаваплы башкара”, – ди аның турында җитәкчелек.
Әлфинур Ногманова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев