Симәктә авыл көне узды
район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов сәламләп, тәбрикләү сүзләре җиткерде
Симәк авылында зурлап Авыл көнен билеләп үттеләр. Бәйрәмчә бизәлгән зур мәйданда, әйтерсең, Сабантуйны каршы алырга җыеналар. Милли бәйрәмнең бөтен атрибутикасы – колгага җыелган бәйрәм сөлгеләре, милли киемнәрдән каршы алган кызлар, дәртле җырлар бәйрәмгә тагын бер нур өстәде.
Чарада район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та катнашты. Бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән Елгабаш авылы егете Илдар Абдуллинга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Бәйрәмне авыл үзешчәннәре чыгышлары бизәде.
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев