ШОКОЛАДЛЫ ПИРОЖНЫЙ (РЕЦЕПТ)
Камыр өчен: 1 ст. шикәр комы, 1 ст. он, 1 ст. сөт, 0,5 ст. көнбагыш мае, 2 йомырка, 5 аш кашыгы какао-порошок, ванилин, 1 бал кашыгы көпшәкләндергеч. Пешерү тәртибе: Шикәр комын, сөт, какао, көнбагыш маен бергә кушып, миксер ярдәмендә яхшылап болгатырга. Килеп чыккан массаны икегә бүләргә. Массаның бер өлешенә йомырка, он, көпшәкләндергеч, ванилин салып тагын бер кат миксер ярдәмендә күпертеп алырга. Камырны майланган табага бушатып, 175 градус кызулыкта 30 минут дәвамында пешерергә. Камыр әзер булгач, мичтән алырга һәм берничә минуттан калган шоколадлы массаны өстенә салырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев