Шәхси хуҗалыкта янгын чыккан
Иртәнге өчтә чыккан янгын күрше ихатага да күчә.
Ел башыннан җирлегебездә өч янгын теркәлде. “21 февраль көнне Иске Сәет авылында Совет урамында шәхси хуҗалыкта янгын чыккан. Иртәнге өчтә чыккан янгын күрше ихатага да күчә. Нәтиҗәдә күршенең сарае да шактый зыян күрә. Әмәкәй авылындагы янгын да шушы ук көнне иртәнге сәгать 8дә була. Ялкын телләре ут белән ялмап алган сарайдан хуҗалар мал-туарны чыгарырга өлгерә. Сарай иминиятләштерелгән булган. Тикшерү эше бара” .– дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Илнар Идиятов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев