Шәхси хуҗалыкта янгын чыга
Янгын вакытында мунча янындагы йортның түбәсенә дә зыян килә, анысына да ут каба.
12 нче февраль көнне иртәнге сәгать бишләр тирәсендә Вахитов урамындагы шәхси хуҗалыкта янгын чыга. Нәтиҗәдә 2012 нче елны сафка баскан мунча янып бетә. Янгын вакытында мунча янындагы йортның түбәсенә дә зыян килә, анысына да ут каба. Тиз арада вакыйга булган урынга килгән янгын сүндерүчеләр ут телләрен туктата алалар. “Янгын мунчада урнашкан мич аркасында килеп чыккан. Кулдан ясалган гына мич куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми. Гражданнар иминлек кагыйдәләре турында онытмасыннар иде. Бу безнең ел башыннан беренче очрак. Янгыннан хуҗага 600 мең сум күләмендә зыян килде”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Әфләтүнов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев