Шәфкать ияләре бәйрәме
Район мәдәният йортында медицина хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды
Бәйрәмдә хастаханәнең тарихы, бүгенгесе турындагы видеоролик күрсәтелде. 1930 елда район үзәгендә 50 урынлы хастаханә төзелә. Рус Шуган авылыннан күчереп салынган бер катлы ФАП әкренләп авыруларны кабул итә башлый.
1962 елда Ильяс Хәбибуллин баш табиб итеп билгеләнә. Шул чорда ике катлы хастаханә сафка баса. Хастаханәдә табиблар һәм кабинетлар саны елдан-ел күбәя бара.
– Хастаханәнең балалар бүлегендә 15 медицина хезмәткәре ярдәм күрсәтә. Бүлекне Алия Зәйдуллина җитәкли. Али Агабеков җитәкләүче хирургия бүлегендә 24 койка исәпләнә. Биредә табиб-хирург, сигез шәфкать туташы һәм биш техник хезмәткәр эшли. Бүлектә елдан-ел катлаулырак операцияләр башкарыла. Хастаханәнең терапия бүлеге 26 койкага исәпләнгән. Бүлек мөдире Камил Хәлиуллин кул астында 14 медицина хезмәткәре эшли. Сигез хезмәткәрдән торган физиотерапия бүлегендә башка районнарда сирәк ясалучы физиопроцедуралар да зур үсеш алды, – ди баш табиб Дамир Сөләйманов, хастаханә эшчәнлеге белән таныштырып.
Поликлиника җиде участокка бүленгән. Участоклар эшчәнлегеннән тыш офтальмология, гинекология, йогышлы авырулар, неврология, психиатрия, наркология, кардиология, урология, дерматология кабинетлары эшли. Балалар поликлиникасында биш участок педиатры, балалар неврологы һәм җиде шәфкать туташы хезмәт күрсәтә.
Функциональ диагностика бүлегендә ультратавыш ярдәмендә тикшерү, эхокардиография, электроэнцефалография, фиброгастродуаденоскопия белән фиброколоноскопия кабинетлары эшли. Иртә диагностикада әлеге кабинетларның ярдәме зур.
– 2022 елда вируслы пневмония белән 1183 кеше исәпкә алынды, шуларның 302нә ковид диагнозы куелды. Коронавирусны ачыклауда һәм дәвалауда инфекционист Рәшит Вагыйзов һәм шәфкать туташы Гөлнар Кәримова фидакарь хезмәт куйды, – ди баш табиб.
– Мөслим хастаханәсендә эшләүче һәр хезмәткәр зур хөрмәткә лаек. Капиталь ремонт узган хастаханәдә дәвалану өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Медицина хезмәткәрләре үз эшен намус белән, күңел биреп башкара. Район халкына һәм медицина хезмәткәрләренә сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм озын гомер телим, – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.
Район үзешчәннәре чыгышлары белән үрелеп барган чарага “Кояшкай” нәниләре үз өлешен кертте. Табиблар булып киенгән кечкенәләр залдагы медицина ветераннарына ак чәчәкләр бүләк итте.
Тантанада район хастаханәсе ирешкән уңышлар, хастаханәгә, поликлиникага кайткан яңа җиһазлар турында да мәгълүмат җиткерелде. Бертөркем медицина хезмәткәрләренә РФ, ТР сәламәтлек саклау министрлыкларының, район башлыгының, район үзәк хастаханәсе һәм профсоюз оешмасының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев