Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шампиньон белән кыздырылган ит

Итне зур булмаган шакмакларга турарга. Тәменчә тоз, борыч, соя со­усы сибеп болгатырга һәм 30 минут маринадларга. Шампиньонны чи­стартырга, эре кисәкләргә турарга.

500 г сыер ите, 300-400 г шам­пиньон гөмбәсе, 1 кишер, 2 су­ган, соя соусы, тоз, борыч, яшел тәмләткечләр. Кыздыру өчен үсемлек мае.

Итне зур булмаган шакмакларга турарга. Тәменчә тоз, борыч, соя со­усы сибеп болгатырга һәм 30 минут маринадларга. Шампиньонны чи­стартырга, эре кисәкләргә турарга.

Суганны вак итеп, кишерне са­ламлап турарга яки кореяча ки­шер угычыннан чыгарырга. Итне 10 минут үсемлек маенда кызды­рырга. Гөмбәне кушып болгатырга. 2-3 минуттан кишер өстәп, тагын аз гына кыздырып алырга. Өстенә күмелерлек итеп су агызырга һәм 25-30 минут томалап пешерергә. Төбе көймәсен өчен, әледән-әле болгаткалап торырга кирәк. Табын­га пешкән дөге белән, өстенә яшел тәмләткечләр сибеп чыгарырга.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев