Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шамил - нефть короле

“Нефть-газ ятмалары: продукция эшләү, чыгару һәм әзерләү” яшьләр техник сессиясендә 60 илдән килгән конкурсант арасында Шамил икенче урынны яулады.

23-28 июньдә Санкт-Петербург шәһәрендәVI Булачак лидерлар Форумы үтте.Нефть советы лидерларыныңдөньякүләм форумында райондашыбыз – Иске Карамалы авылы егете Шамил Исламов та катнашты. “Нефть-газ ятмалары: продукция эшләү, чыгару һәм әзерләү” яшьләр техник сессиясендә 60 илдән килгән конкурсант арасында Шамил икенче урынны яулады. Беренче урында – Канада, өченче урында Америка кушма штатлары булуын исәпкә алганда, Шамилнең икенче урын яулавы зур могҗизага тиң! Форумда 10 илнең Энергетика буенча министры, РФ Федераль Җыен Федерациясе Советы рәисе Валентина Матвиенко, РФ Президент администрациясе башлыгы ярдәмчесе Кирилл Молодцов, чит илләрнең һәм Россиянең танылган нефть компанияләре топ-менеджерлары һәм җитәкчеләре катнашкан. Шамил Исламов 2020 елда АКШның Хьюстон шәһәрендә узачакXXIII Бөтендөнья нефть конгрессында катнашу хокукы алды. Аны Мөслимебез горурлыгы дими, ни дисең?!

– Әлеге форум нефть-газ тармагында төп чараларның берсе һәм ул Бөтендөнья нефть Советына кергән 70 илнең берсендә өч елга бер мәртәбә үткәрелә.Аның быел беренче тапкыр Россиядә уздырылуы да куанычлы. Форум – тәҗрибә уртаклашу, яңа мәгълүмат туплау һәм нефть-газ тармагының алдынгы казанышлары белән уртаклашу өчен уникаль платформа булып тора. Әлеге чара катнашучыларга тармак алдында барлыкка килгән стратегик проблемаларны уртага салып хәл итү, шулай ук нефть-газ секторының дөнья лидерлары белән элемтәләрне ныгыту мөмкинлеге дә бирә, – ди Шамил.

Иске Карамалы авылында 6нчы классны тәмамлагач, ул укуын Әлмәт шәһәренең төрек лицеенда дәвам итә. Укыган вакытта, моңлы тавышыбелән бик күпләрне сокландырып, республикада узган төрек җырлары конкурсында беренче урынны яулый. Спорт белән дус егет төрле ярышларда да алдынгылыкны бирми. Укытучылары аның киләчәгенә зур өметләр баглыйлар һәм ялгышмыйлар. Санкт-Петербург шәһәренең Тау университетына да бик җиңел укырга керә ул. Разработка факультетында белем алган Шамил Исламов бүген әлеге университетның аспирантурасында икенче курсны тәмамлап килә. Быел ул “Ел студенты-2019” җиңүчесе дә булды. Яхшы укуы, төрле форумнарда катнашуы,уңыш-казанышлары өчен Сочига юллама белән дә бүләкләгәннәр үзен.

– Өч бала арасында Шамил бик үзенчәлекле, принципиаль, куйган максатына ирешә торган малай булды. Төпчек булса да, иркәләнеп кенә үсмәде. Үз сүзен курыкмыйча әйтүен, олыларча фикерләвен күреп сөенә идек. Гомумән, балаларыбызның барысы да тормышта үз урыннарын тапты. Әти-әни өчен бу – иң зур бәхет! Шамилнең барысы да алда. Ул, һичшиксез, алга таба да хыял-максатларына ирешәчәк дип ышанам, – ди әтисе Расыйх абый.

– Тау университетында озак еллар дәвамында чимал табу һәм эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән фәнни тикшеренүләр алып барыла. Аларда студентлар да актив катнаша. Фәнни төркем составында катлаулы шартларда скважиналар җимерү проблемасын хәл итү ысулын таба алдым. Һәр скважинада елга бер тапкыр яки хәтта ешрак уза торган планлы ремонт эшләрен бу процедурадан башка башкарып булмый. Глушение процессы еш кына газ өзелү һәм сыеклыкларның зур күләмдә йотылуы аркасында билгеле бер проблемалар белән бәйле. Бу блоклаучы составларны (бер скважинага 50-100 кубометрга кадәр) суыртуны таләп итә. Бу операциянең кыйммәтләнүенә китерә, аны кайбер очракларда беренче омтылышта да, икенче омтылышта да үткәреп булмый.Махсус блоклаучы эмульсия составын кулланып, скважиналар җимерү технологиясен эшләдек һәм Россия ятмаларының берсендә тәҗрибә- сынаулар уздырдык. Инновацияләрне кулланудан икътисадый нәтиҗәлелеккә кабат глушительләр санын, процедураны башкаруга киткән чыгымнарны киметү хисабына ирешелә,– ди Шамил.

Шамил уйлап тапкан ысул форумда катнашучыларны гаҗәпләндергән, әлбәттә. Яшь кенә егеттә тәҗрибә дә, белем дә җитәрлек. 26 яшьлек Шамил Исламов шул рәвешле дөнья күләмендә танылдыМәртәбәле компания җитәкчеләрен, ил башлыгы ярдәмчеләрен, остазларын, форумда катнашучыларны үз ачышы белән шаккаттырган егетнең безнең якташ булуы белән чиксез горурланабыз! Алга таба да аның уңышлары турында сөйләргә язсын! Шамил кебекләр дөньяны үзгәртә дип юкка гына әйтмәгәннәрдер.

P.S. Язма язылып бетәр алдыннан гына Шамилнең Россия Президенты Владимир Путин грантын отуы да билгеле булды. Райондашыбыз ел дәвамында ай саен 15 мең сум стипендия алачак.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без мөслимлеләр халыкара форум Шамиль Исламов форум будущих лидеров булачак лидерлар форумы