Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сессия үтте

Мөслим муниципаль район Советының отчет сессиясе узды. Әлеге мөһим чарада ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Президент аппараты, дәүләт советы, министрлар кабинеты вәкилләре катнашты. Шулай ук, , район советы депутатлары, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм район җәмәгатьчелге чакырылган иде. Рафис Тимерхан улы иң элек җирелегебездә узган ел сафка баскан биналар белән танышты. "Миләшкәй" балалар бакчасында, Мөслим лицеенда булды.

Мөслим муниципаль районының 2017 елдагы социаль - икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар хакында район башлыгы Рамил Муллин таныштырды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗинның чыгышы да тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Ул авыл хуҗалыгы тармагында ирешелгәннәр белән тукталмыйча, терлекчелек тармагына аерым игътибар биреп, эш алымын үзгәртергә кирәклеген әйтте.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов саннарга һәм күрсәткечләргә тукталмыйча, мәгариф учреждениеләрендә кемнәрне һәм ни өчен әзерлибез дигән сорауга җавап бирде.

Якташыбыз, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов. Районыбызда башкарылган эшләрдән кәнәгать булуын һәм соклануын белдерде.

Сессиядә шулай ук РФ һәм ТР бүләкләре дә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев