Семинар узачак
Быел Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инвалид балаларның әти-әниләре (законлы вәкилләре) өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне һәм хокукый белем бирүне максат итеп куйган социаль проектны гамәлгә ашыра.
13 ноябрьдә 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе видеоэлемтә режимында “Аерым категория гражданнарны санатор-курорт дәвалавы белән тәэмин итү” дигән темага семинар үткәрә. Аның максаты – ата-аналарны санатор-курорт дәвалавына юлламалар белән тәэмин итү, социаль хезмәтләр җыелмасын бирү тәртибе белән таныштыру һәм башка мәсьәләләр турында мәгълүмат бирү. Семинарда катнашу өчен 89991579442 номерына WhatsApp яки смс-хәбәр белән исем-фамилиягезне һәм телефон номерыгызны җибәрергә, билгеләнгән вакытта Zoom буенча конференциягә ялганырга кирәк. Сылтама соңрак җибәреләчәк. Элемтәгә керүче зат: Галиуллина Аделина Илдар кызы.
Adelina.Galiullina@tatar.ru электрон адресына кыска сорау белән алдан мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев