"САЙРА"ДАН ПИРОГ
Балык пирогын беренче тапкыр пешерүдә үк гаилә әгъзалары ошатты, рецептын сезгә дә тәкъдим итәм.
Автор: Гөлүзә ВАСИЛОВА
(Интертат)
Камыр өчен: 1 стакан кайнаган су, 5 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы тоз, 0,5 чәй кашыгы шикәр комы, бер бал кашыгы коры чүпрә, он.
Эчлек өчен: 150 г дөге, 2 банка "Сайра" яки башка төрле консервы, 3 пешкән йомырка, 1 суган, тоз, борыч.
Камыр басарга һәм җылы урынга куярга.
Дөгене бүрттерергә, салкын су белән юарга,балык консервын зуррак савытка салып чәнечке белән изәргә, йомырканы шакмаклап турарга. Барысын бергә болгатып тоз һәм борыч сибәргә.
Камыр күтәрелгәч, икегә бүлеп җәяргә, үсемлек мае белән майланган табага салырга, эчлекне җәяргә һәм өстенә икенче кисәк камырны каплап, кырыйларын бөгәргә. Балык пирогының өсте килгәнче мичтә пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев