Сарман районында COVID-19 белән зарарлануның 1 очрагы теркәлгән
19 майга Татарстанда COVID-19 белән авыруының 2400 очрагы теркәлгән.
Бүген Татарстанда COVID-19 белән авыруның 88 яңа очрагы расланган.
20 кеше хастаханәгә салынган, 68е җиңел яки симптомсыз формада дәвалана.
Иң күп авыручылар 18-50 яшьтәге кешеләр.
Иң күп авыручы Казанда теркәлгән – 51 очрак. Яр Чаллыда – 12, Яшел Үзәндә – 5, Арча районында -3, Әтнә, Саба районнарында -2, Азнакай, Аксубай, Әлки, Апас, Балтач, Буа, Биектау, Лаеш, Минзәлә,Түбән Кама, С арман, Тәтеш, Ютазы районнарында берешәр очрак теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев