Сарман районында COVID-19 белән зарарлануның 1 очрагы расланган
Татарстанда бүген 32 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.
9 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана.
Иң күп авыручы 30дан 50 яшькә кадәр кешеләр (9 кеше).
Татарстан буенча: Казанда – 12, Яңа Чишмәдә -4, Әлмәт, Түбән Кама, Нурлат районнарында -2, Яр Чаллыда, Бавлы, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Лаеш, Лениногорск, Саба, Сарман районнарында берешәр очрак теркәлгән.
Барлыгы 26 июльгә Татарстанда 5436 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.
Барлыгы 4294 кеше дәваланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев