Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәнгать мәктәбе укытучылары семинарда

Халык уен кораллары бүлеге укытучылары Әлмәт шәһәренең балалар музыка мәктәбе базасында узган семинарда катнаштылар.

Мөслим сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укытучылары Дилбәр Салихҗанова  һәм Рәйсә Харисова Әлмәт шәһәренең В. И. Самойлов исемендәге 2 нче балалар музыка мәктәбе базасында узган семинарда катнаштылар. Семинар "Этник музыка уен коралларында уйнау нигезләре" темасына "Татнефть"хәйрия фонды белән берлектә уздырылды. Укытучы һәм төп спикер сыйфатында этномузиколог, Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Михайлович Макаров чыгыш ясады. Семинар барышында этник музыка инструментларында мастер-класс үткәрелде, анда үз халкына, аларның гореф-гадәтләренә, кыйммәтләренә хөрмәт хисе тәрбияләү, этник күптөрлелекне аңлау һәм тану буенча әңгәмә алып барылды. Семинар ахырында барлык укытучылар да сертификат алды.

Фото - сәнгать мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев