Сак булыгыз: мошенниклар!
Яңалыклар

Сак булыгыз: мошенниклар!

– Банк картагыз турындагы мәгълүматларны беркемгә дә әйтмәгез. Аеруча карта артындагы 3 санны чит күзләрдән яшерергә кирәк.

Банк хезмәткәрләре: “Банк картагыз белән проблемалар бар, карта номерыгызны әйтегез”, – дип сезгә шалтыратмаячаклар. Мондый шалтырату булганда, сөйләшүне туктатыгыз, үзегез, картагыз турында бернинди мәгълүмат та бирмәгез. Картагызда акча булмаган очракта, аның ярдәме белән сезнең исемдәге башка счетлардан акча урлап булуын онытмагыз.

– Сайт аша, шулай ук “Авито” сайты аша әйбер сатып алганда, сатучының картасына алдан акча күчермәгез.

– Сез куйган белдерү буенча шалтыратып, акча күчерү өчен банк картагыз турында мәгълүмат сорасалар, ризалашмагыз.

– Социаль челтәрләр аша туганыгыз битеннән акча сорап мөрәҗәгать итсәләр, күчермәгез.

– Акча кертеп, югары процентлар эшләргә тәкъдим итүчеләргә ышанмагыз.

Фото - Pixabay.com

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев