Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә тәкъдимнәрен федераль дәрәҗәдә карарга вәгъдә бирде

Төзелеш тармагы вәкилләре алдагы биш елга планнар турында сөйләделәр, шулай ук торак төзелешен проектлы финанслауга күчү белән бәйле инициативаларны күрсәттеләр.

ТР  Президенты эре компанияләр вәкилләренә аларның эскро-счетлар куллануга күчү белән бәйле тәкъдимнәрен федераль дәрәҗәдә карарга вәгъдә итте.

Төзелеш компанияләре вәкилләре белән очрашулар регион Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан Президентыннан тыш, анда РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, республика муниципалитетлары башлыклары катнашты.

Очрашуларда илкүләм проектларда билгеләнгән торак тапшыру күләмен арттыру буенча бурычны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышканнар.

Төзелеш тармагы вәкилләре алдагы биш елга планнар турында сөйләделәр, шулай ук торак төзелешен проектлы финанслауга күчү белән бәйле инициативаларны күрсәттеләр.

Быел Татарстанда проект финанслау схемасы буенча төзелгән беренче йорт файдалануга тапшырылды. Эскро-счетка күчү объектны вакытында файдалануга тапшыруга комачауламады, әмма аның бәясенә йогынты ясады. Бәясе якынча 8% ка арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев